Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Махсус операциядә катнашу өчен контракт төзегән ун чит ил кешесе Россия гражданлыгын алды

0

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегән ун чит ил кешесе Россия гражданлыгын алды. 16 гариза әлегә карала. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны вакытында хәбәр итте.

«Россия гражданлыгын алу өчен чит ил гражданы контрактының оригиналын китерергә тиеш. Фамилиясе яки исемен үзгәрткән булса, тиешле документ китерә. Дәүләт пошлинасын түләргә кирәк була, бүгенге көндә ул 4,2 мең сумны тәшкил итә. Документлар исемлеге РФ Президентының быелгы гыйнвар указында бар», - дип сөйләде спикер.

Ул документларны дистанцион рәвештә тапшырып булмый, чит ил гражданы үзенең шәхесен расларга тиеш, диде.

Галиев сүзләренчә, гражданлык алу өчен гаризаларны өч айга кадәр карыйлар. Әмма махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегән гражданнарның гаризасы бер ай эчендә карала.

«Россия гражданлыгын алгач, чит ил кешесе россиялеләргә бирелә торган барлык ташламалар һәм хокукларга ия була», – дип ассызыклады спикер.

Искәртик, Татарстанда 8.00 сәгатьтә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар киләчәк. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.

Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук «YouTube» һәм Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә онлайн карарга мөмкин.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина вышла в полуфинал турнира в Абу-Даби, с трудом одолев Онс Жабер






Легкомоторный самолет потерпел крушение в районе аэродрома Мячково

Февральская коллекция обуви Pródan

26 сотрудников МЧС работают на месте падения самолета в Подмосковье

СК начал проверку по факту падения легкомоторного самолёта в Подмосковье