Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

117 проекты җитәкчесе Лилия Иванова: Килешү төзергә һәм документлар җыярга булышабыз

0

Килешү төзергә һәм документлар җыярга ярдәм итәбез. Бу хакта «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында 117 элемтә үзәге директоры урынбасары Алексей Сиитов әйтте.

«Бездә шалтыратуларны ике линия кабул итә: беренчесе шалтыратуларның күп өлешен кабул итсә, икенче төркем – рекрутерлар кеше консультация алырга түгел, ә шундук килешү төзергә шалтыратса кушыла. Документлар җыю һәм килешү төзү чоры безнең үзәккә шалтыратканнан соң ике көн вакыт ала. Бездә барлыгы 80 хезмәткәр, аларның унысы – рекрутерлар», – дип сөйләде Алексей Сиитов.

117 проекты җитәкчесе Лилия Иванова сүзләренчә, элемтә үзәге килешү буенча хәрбиләр җыю чаралары башлангач та булдырылган.

«Без тавыш ярдәмчеләре эше тулысынча юкка чыгардык. Безгә шалтыраткан кеше шундук операторга тоташа. Шалтырату гына да җитә, һәм рекрутер түләүләр, ташламалар һәм кирәкле документлар турында сөйләячәк. Без тәүлек әйләнәсе эшлибез. Рекрутерлар потенциаль кандидат белән аралашып, аның сәламәтлек буенча чикләүләре бармы-юкмы икәнен дә ачыклый. Әгәр теләгегез булса, 117гә шалтыратыгыз, без ярдәм итәбез һәм кирәкле бөтен мәгълүматны бирәбез», – дип сөйләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина раскрыла подробности о проблемах со здоровьем в прошлом году






В Петербурге создадут спецпарковки для самокатов

«Мерседес» загорелся рядом с парком Ангарские пруды в столице

Ресторан дочери Меладзе задолжал 30 миллионов рублей и закрылся

Водолазы «Добротворца» ищут тело 14-летнего смоленского подростка