Казан Кремлендә «Казан» журналының яңа санын тәкъдим итәчәкләр
17 июльдә «Казан» журналы оештырган «Җәйге кичләр» циклының икенче чарасы була. Очрашу Казан Кремленең Гавәми (Присутвенные места) урыннары ишегалдында була, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фото: © «Казан» журналы тәкъдим итте
Кунаклар алдында журнал геройлары, авторлары һәм дуслары чыгыш ясаячак. Качалов театры актеры Илья Славутский тамашачыларга үзенең әдәби әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Быел журналда аның беренче проза әсәрләре басылып чыккан.
Казан тикшеренүчеләр Айрат Фәйзрахманов һәм Айрат Төхвәтуллин журнал укучыларның сорауларына җавап бирәчәк, ә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова «Казан» журналының Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган номерын әзерләү ничек барганын сөйләячәк.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова үзләре язган җәйге шигырьләр сөйләячәк.
Шулай ук журналның күптәнге дуслары Евгений Аладинский, Алексей Егоров, Всеволод Сарандов, Надежда Игнатьева башкаруында музыкаль номерлар да көтелә.