Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

РФ транспорт министры урынбасары «Казан» аэропортының БРИКС саммитына әзерлеген бәяләде

0

Россия транспорт министры урынбасары Владимир Потешкин эш сәфәре белән Татарстанда булды. Ул «Казан» аэропортының БРИКС саммитына әзерлеген бәяләде, шулай ук Ми-8МТВ-1 вертолетларын Россия авиакомпанияләренә тапшыру тантанасында булды. Бу турыда Россия Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Потешкин һава аланы инфраструктурасы белән танышты, киңәшмәдә катнашучылар белән һава перроны төзелеше, транспортта иминлек тәэмин итү, саммит барган чорда даими һәм чартер рейсларын башкару тәртибе һәм аэропортны алга таба да үстерү турында фикерләште. Министрлык республиканың транспорт комплексын 22-24 октябрьдә узачак халыкара вакыйгага әзерлеген контрольдә тота, дип искәртте ул.

«Казан» аэропортында пассажирлар агымы арту билгеләнгән. 2023 елда 5,8 млн пассажир булса, 2024 елның биш аенда бу күрсәткеч 2,1 миллионнан арткан. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк.

Соңыннан министр урынбасары Ми-8МТВ-1 вертолетларын Россия авиакомпанияләренә тапшыру тантанасында да катнашты. Казан вертолет заводында җитештерелгән машиналар төбәкләрдә йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өчен, шулай ук санитар бурычлар башкару, эзләү операцияләре, янгын сүндерү һәм башка эшләр өчен кулланылачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






За мгновения до свистка: «Спартак» забил на 92-й минуте и вырвал победу у «Краснодара» в Зимнем кубке РПЛ

Заслуженный пилот РФ Саженин назвал виновных в авиакатастрофе в Вашингтоне

Следователь: экс-глава «Фонбета» имеет двойное гражданство и ВНЖ в Черногории

В Москве продолжается тёплая зима. Но снегопады ещё будут