Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды ел дәвамында 27 мең мөрәҗәгать кабул иткән

0

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан төбәк бүлеге бер елга якын эшләү дәверендә махсус хәрби операция катнашучылары, ветераннары һәм аларның гаиләләреннән 27 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта фондның Татарстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

«Бүгенге көндә безнең социаль ярдәмдә 4,7 меңгә якын кеше тора. Бу махсус хәрби операция катнашучылары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары. Бер ел эшләү дәверендә без барлыгы 27 мең мөрәҗәгать кабул иттек, шуларның 88 процентын уңышлы хәл итә алдык», — дип аңлатты спикер.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге федераль, региональ һәм муниципаль ярдәм чараларын алу процедуралары белән бәйле, дип өстәде ул. Шулай ук кешеләр ветеран таныклыгын рәсмиләштерү, эшкә урнашу һәм уку турында сорый.

Искәртик, Татарстанда 8.00 сәгатьтә «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар киләчәк. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.

Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук «YouTube» һәм Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәсендә онлайн карарга мөмкин.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Оскорбивший Джоковича австралийский журналист извинился перед ним






Осколок беспилотника нашли на улице в Казани, жителей домов эвакуируют

Рособрнадзор поддержал сдачу ОГЭ только по русскому и математике в пяти регионах

Владимир Ефимов: Москомархитектура выпустила более девяти тысяч градостроительных планов земельных участков в 2024 году

С 2025 года кузбасские ветераны СВО будут проходить лечение в центрах реабилитации Социального фонда России