Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстан эксперты: Бүген яшьләрнең үз илен өйрәнүгә ихтыяҗы зур

0

Бүген яшьләр арасында туган илнең тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү тенденциясе бар. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

Бүгенге көндә дәүләтләрнең күпчелеге үзенең үзенчәлеге, тарихы һәм теллләрен сакларга омтыла. Бу мәсьәләдә Россия уникаль. Үз илеңнең тарихын белү теләге генетик кодка салынган. Яшьләргә килгәндә, алар дөньяга үзенчә караучы аерым төркем. Сораштыруларның берсендә социологлар алардан Туган илне нәрсә белән ассоциацияләүләре турында сораган. Катнашучыларның күпчелеге үз иленең тарихы һәм мәдәнияте белән, дип җавап биргән. Шул рәвешле без яшьләрнең бу юнәлешләрне өйрәнүгә ихтыяҗы зур булуын күрәбез», - диде спикер.

Ул шулай ук башка сораштыру мәгълүматлары белән дә уртаклашты. Әлеге сораштыруда социологлар кешеләрдән үзләрен патриот дип саныймы-юкмы икәнлеге турында сораган. Өч ел элек әлеге сорауга респондентларның 91 проценты уңай җавап биргән булса, быел исә шул ук сорауга 94 процент уңай җавап кайтарган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса