Чернышенко: «Дәүләт хезмәтләре» аша уку йортларына 2 миллионнан артык гариза тапшырылган
Россиядә университет һәм көллиятләргә кабул итү кампаниясе дәвам итә. «Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә югары уку йортлары һәм көллиятләргә инде 2 миллионнан артык гариза тапшырылган. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Искәртик, быел «Дәүләт хезмәтләре» порталының «Югары уку йортына онлайн укырга керү» суперсервисында абитуриентлар Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына гариза биреп кенә калмый, ә булачак эш бирүчесен алдан таба һәм аның белән максатчан укыту турында килешү төзи ала. Мондый формат студентларга уку вакытында ук ярдәм алырга мөмкинлек бирә, ә аннары эшкә урнашуны гарантияли.
«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча безнең илдә квалификацияле кадрлар әзерләү өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла. Безнең кадрлар потенциалын ныгытырга ярдәм итүче инструментларның берсе – «Югары уку йортына онлайн укырга керү» суперсервисы. Аның ярдәмендә абитуриентлар югары уку йортларына дистанцион рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» аша гариза бирә ала. Бу опциядән инде 460 меңнән артык кеше файдаланган, алар 1,6 миллион гариза биргән. Гаризаларны кабул итү тагын 2 атна, 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Суперсервис шулай ук максатчан укытуга гариза тапшырырга мөмкинлек бирә. Искәртеп үтәм, быел билгеләнгән квота кысаларында мондый мөмкинлектән 145 меңгә кадәр студент файдалана алачак, бүгенге көндә 50 меңнән артык абитуриент инде максатчан укытуга гариза биргән», – дип билгеләп үтте Чернышенко.
Урта һөнәри белем бирү оешмаларына гаризалар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде ул. Урыннары калган көллиятләр кабул итү чорын 25 ноябрьгә кадәр озайта ала.