Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше сайлау хокукына ия

0

1 июльгә Татарстанда 2 926 245 кеше актив сайлау хокукына ия. Республика Үзәк сайлау комиссиясе төгәллек кертелгән мәгълүматлар белән уртаклашты.

«Федераль законнар нигезендә, сайлаучылар санына елына ике тапкыр төгәллек кертелә, 1 гыйнварга һәм 1 июльгә булган мәгълүматлар чагыштырыла», - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, төгәл белешмәләр тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясау, сайлауда катнашучылар процентын исәпләү һәм тулаем алганда узган сайлауларның легитимлыгын билгеләү өчен кирәк.

8 сентябрьдә Татарстанда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. Участоклар 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса