Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстанда бензинга һәм дизель ягулыгына бәя артты

0

8-15 июль аралыгында Татарстанда барлык маркадагы бензин һәм дизель ягулыгына бәя кинәт артты. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Барыннан да бигрәк АИ-98 һәм аннан да югары маркадагы бензин кыйммәтләнгән – бер литр өчен 1 сум да 6 тиенгә артып (1,5 процент), 69,90 сумнан 70,96 сум булды. Ә дизель ягулыгы 64 тиенгә арткан (1,1 процент) һәм бер литры өчен 60,47 сумнан 61,11 сум булган.

АИ-95 маркалы бензин 52 тиенгә кыйммәтләнгән (1,0 процент) һәм бер литры өчен 54,02 сумнан 54,54 сумга әйләнгән. АИ-92 маркалы бензин 42 тиенгә артып (0,8 процентка) бер литры өчен 49,85 сумнан 50,27 сум булган.

Шуны да искәртергә кирәк, июнь йомгаклары буенча, АИ-92 маркалы бензин 2023 елның декабре белән чагыштырганда 0,9 процентка, АИ-95 1,1, АИ-98 һәм аннан да югары маркалы бензин 0,8 процентка арткан.

Россиядә бензин экспортына рөхсәт 1 августка кадәр озайтылды. Ягулыкның биржа бәясе арту шартларында ФАС бу рөхсәтне якындагы айга озайтмаска тәкъдим итте. Моннан тыш, ведомство нефтьчеләрдән АИ-95 бензинына күпләп сату бәяләре артуны дәлилләүне таләп итәргә карар итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






«Инфосистемы Джет» и ГК «Юзтех» обеспечат оптимальный режим потребления вычислительных ресурсов ИТ-инфраструктуры

Проектировщика Дзержинской линии метро выбрали в Новосибирске

Онколог Каприн назвал два основных правила при лечении рака

Февральская коллекция обуви Pródan