Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Чувашия төбәк медиаүзәге булдыру өчен «Татмедиа» тәҗрибәсен кулланырга әзер

0

Чувашия Республикасының «Хыпар» нәшриятың яңа директоры - баш мөхәррире Виктория Вышинская Татарстанның «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашты. Очрашуның максаты – тәҗрибә алмашу.

«Чувашия башлыгы [Олег Николаев] карары буенча, безнең алда республика медиаүзәге булдыру бурычы тора. «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашу минем өчен бик эчтәлекле булды, кыска гына вакыт эчендә «Татмедиа»да эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, нинди каршылыклар очрарга мөмкин булуын, эштә нәрсәгә басым ясарга кирәклеген җентекләп аңлатты», – дип сөйләде Виктория Вышинская.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм Чувашиянең Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 2021 елда хезмәттәшлек турында меморандум имзалаган иде, аның кысаларында даими тәҗрибә алмашу бара.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Даниил Медведев победил Касидита Самрея ценой ракетки






Психолог Романова посоветовала воспринимать кризис средних лет как норму

Диетолог Ноев назвала самую опасную для питья воду

Сотрудника органов госбезопасности застрелили в Москве

Зима села в лужу: почему в Москве так тепло этой зимой