Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстанда туристлык салымы кертү мәсьәләсен карыйлар

0

Татарстан хакимиятләре туризм тармагы вәкилләре өчен туристлык салымы кертү мәсьәләсен караячак. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетына сылтама белән РБК Татарстан басмасы яза.

Профильле ведомствода әйтүләренчә, туристлык салымы керткән очракта, аның ставкасы республикага килү өчен каршы барьер булмаска һәм кунакларны куркытмаска тиеш.

Туристлык салымы керткәндә исәпкә алынырга тиеш критерийлар арасында, Туризм буенча комитетта туристлык инфраструктурасы үстерү өчен өстәмә акча алу һәм төбәк кунаклары өчен өстәмә сервислар булдыру кирәклеген атадылар.

«<...> Сумма күмәк урнаштыру чаралары хезмәтләрен гамәлгә ашыруның гомуми күләменнән исәпләнәчәк, һәм, безнең бәяләүләр буенча, ул барлык муниципалитетлар буенча суммар рәвештә 250 млн сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2023 елда Татарстанга 3,8 млн кеше килгән. 2022 ел белән чагыштырганда туристлар агымы 3,4 процентка (126,8 мең кешегә) арткан. 2024 елның гыйнвар-май айларында республикада 1,2 млн турист килгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16 процентка кимрәк.

12 июльдә Россия Президенты Владимир Путин 2025 елда курорт җыемын үзгәртү юлы белән туристлык салымын кертү турында закон имзалады. Ул җирле салым булачак, муниципалитетлар аны кертү кирәклеген һәм ставка күләмен мөстәкыйль билгеләячәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA официально огорчила Рыбакину и Путинцеву






Сергей Собянин. Главное за день

Смоленские транспортные полицейские раскрыли кражу в пассажирском поезде

В Новосибирске заметно вырос интерес к российским платформам для делового общения

Житель Подмосковья выманил у многодетной семьи из США пять миллионов рублей