Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында «Тыпыр-тыпыр тыпырдап» темасына биергә өйрәткәннәр

0

Кичә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узды. Бу кичә «Тыпыр-тыпыр тыпырдап» дигән темага багышланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бию остаханәсе биючеләр – педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Адымнар» полилингваль мәктәбенең «ZAMAN» бию ансамбле җитәкчесе Юлия Буятова башкаруында перформанстан башланып китте, диелә хәбәрдә.

Мастер-класс барышында кичәнең алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин килгән кунаклар белән аралашып, төрле уеннар уйнатып алып бардылар. Иң оста биючеләр түбәтәй һәм яулыкка ия булды.

Җанлы музыка өчен баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов җавап бирде.

  • «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Тренер Куканов: до задержания легкоатлет Толстихин был игроманом в долгах

Гидрометцентр сообщил о слабом морозе и снегопаде в столице в среду

Оторвало ногу. Семью из трех человек в Новой Москве задавил лыжник-медалист

Центр поддержки экспорта Фонда развития Хакасии подвел итоги работы в 2024 году