Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Мамадыш районыннан махсус операция хәрбие алгы сызыкта биш хезмәттәшен коткарган

0

ТР Мамадыш районының Югары Ушма авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Әүһәдиев 1232 мотоукчылар полкында хезмәт итә. Ул алгы сызыкта чын батырлык кылган – хезмәттәшләренең гомерен саклап калган.

Алмаз хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә чакырылган. Хезмәтне үтәү дәверендә үзен эшне төгәл башкаручы һәм курку белмәс хәрби хезмәткәр буларак күрсәткән.

2024 елның 2 маенда авиация бомбалары кулланып ясалган авиация һөҗүменнән соң Очеретино торак пунктында хәрбиләрнең бер позициясе җимерелә, 2-нче мотоукчылар батальоны хәрбиләре бетон конструкция җимерекләре астында кала.

Алмаз Әүһәдиев, атулар дәвам итүгә карамастан, яралы хәрбиләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм аларны эвакуацияләүне оештыру өчен җимерелгән позициягә таба юнәлә.

Авыр яраланган хәрбиләргә ярдәм күрсәткәннән соң, Әүһәдиев эвакуация төркеменә куркынычсыз зонага күченү тәртибен аңлата, шул рәвешле шәхси составның гомерен саклап кала.

Ефрейторның батыр гамәлләре нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә биштән артык яралы солдатның гомерен саклап кала һәм эвакуацияли алганнар.

Фото: © Мамадыш районы хәрби комиссариаты тарафыннан тәкъдим ителде




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Драму Елены Рыбакиной назвали главным шоком года






Нарколог Сазанов рассказала россиянам о самом безопасном алкогольном напитке

Адыгея заняла третье место в рейтинге регионов России по развитию инфраструктуры размещения туристов

Собянин рассказал об открытии моста через Москву-реку в створе улицы Мясищева

Синоптики спрогнозировали туман и гололед в Москве 27 декабря