Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

Татарстанда булачак әниләргә бердәм пособие рәсмиләштерүчеләр саны 3 меңгә кадәр кимегән

0

Быел Татарстанда 3 мең булачак әни бердәм пособие алачак. Узган елда бу датага әлеге дәүләт ярдәме белән 3,4 мең хатын-кыз файдаланган була. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фондының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бердәм пособие 2023 елның гыйнварыннан түләнә һәм 17 яше тулмаган балалары булган гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына учетка баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Яшәү минимумнары арту сәбәпле, 2024 елның февраленнән бердәм пособие күләме арттырылды. Узган елда шушы чорда әлеге түләүне булачак 3,4 мең әни алган», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Бердәм пособие йөклелекнең беренче 12 атнасында хатын-кызлар консультациясендә учетка баскан йөкле хатын-кызларга бирелергә тиеш. Шул ук вакытта гаиләдәге җан башына уртача айлык керем Татарстанда билгеләнгән бер яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Моннан тыш, хатын-кыз Россия гражданкасы, ә аның гаиләсе милек критерийлары буенча туры килергә тиеш.

Әлеге пособие өчен булачак әниләр йөклелекнең беренче 12 атнасында мөрәҗәгать итә ала. Ярдәм учетка баскан айдан түләнә, әмма йөклелекнең алты атнасыннан да иртәрәк түләнми.

Айлык түләү гаиләнең мохтаҗлыгына карап, республикадагы хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 50, 75 яки 1000 проценты күләмендә булырга мөмкин (50 процент — 7158,50 сум, 75 процент — 10 737,75 сум, 100 процент — 14 317 сум).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович взял медицинский таймаут в матче с Алькарасом на AO






Экспедиция, Космо Кидс и Stereotech: на концерте «Музыка бизнеса» выступят ведущие российские предприниматели

Фестиваль "Звезда Рождества" 2025 завершён

REFLEX выпускает сингл «Любовь-ракета» и дарят эмоции своим поклонникам

Забайкалье признано регионом с начальным уровнем развития туризма