Чаллы хәрбие махсус операциянең максатлары турында сөйләде
Спец кушаматлы хәрби хатыны белән өч кыз тәрбияли. Күптән түгел аларның гаиләсендә көтеп алынган малай дөньяга килгән, аңа Әмир дип исем кушканнар. Ир-ат махсус операция зонасына ничек эләгүе, яралануы һәм Россиянең яңа төбәкләрендәге тыныч халыкның хәрбиләргә мөнәсәбәте хакында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Аның түшендә – медальләр. Уртадагысын разведкада хезмәт иткән өчен биргәннәр, сулдагысы – махсус хәрби операциядә катнашучы медале. Ә иң мөһиме – II дәрәҗә «Сугышчан батырлык өчен» медале. Аны хәрби дәваланган вакытта алган.
«Сугышчан рух һәрвакыт бар. Аннан башка мөмкин дә түгел. Егетләр арый, әмма бу хакта әйтмиләр. Әгәр мине ишетсәләр, барысына да зур сәламнәремне җиткерәм. Үзегезне саклагыз. Без эшне ахырына җиткерәчәкбез! Туган ил күпме дип әйтсә, шуның кадәр саклаячакбыз! Иң мөһиме – сугыш монда, безнең җирләргә килмәсен. Без шуның өчен дә анда», - дип белдерде хәрби.
Солдатлар үз ризыкларыннан җирле халыкка да өлеш чыгара, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Анда, нигездә, әби-бабайлар гына калган.
Гуманитар ярдәм белән проблемалар юк. «Хатыннарыбыз, волонтерлар булыша. Хәтта сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәттән киткәне егетләр дә, гуманитар ярдәм җыеп, без сораган әйберләрне китерә», - диде Спец.
Ул Җиңүнең безнең якта булачагына ышана. Аның сүзләренчә, башка вариантлар була да алмый.
«Илебезне саклаучылар, яхшы тормыштан баш тартучылар, туган ил сагына басучыларның барысы да – геройлар. Җиңү безнең якта булачак, чөнки башка вариантлар юк. Ягъни без теләсә нинди очракта да җиңәчәкбез. Яхшы яки начар милләтләр юк – барысы да тигез», - дип сүзен төгәлләде хәрби.
- Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
- Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.