Әлмәттә яшәүче хатын-кыз мошенникларга 18 млн сум күчергән
Әлмәттә яшәүче хатын-кыз, криптовалютада акча эшләргә теләп, мошенниклар корбаны булган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ачыкланганча, 30 яшьлек хатын-кыз интернет-сайтларның берсендә эш эзләгән. Аның белән мессенджер аша яшь кеше элемтәгә керә һәм финанс платформасында криптовалютага инвестицияләргә тәкъдим итә. Ул хәтта аңа 1 миллион сум күләмендә башлангыч капитал алырга тәкъдим итә.
Берничә ай дәвамында ул әлеге «эш бирүче»нең инструкцияләрен үтәгән, «иминиятләштерү», үз хисабын «туңдыру», «акча чыгару өчен салым» операцияләрен башкарган, шулай ук янәсе аңа 150 мең АКШ доллары китерергә тиешле «курьерга авиабилетлар» сатып алу өчен күрсәткән банк карталарына акча күчергән.
Соңрак хатын-кыз мошенникларның корбаны булуын аңлаган. Зыян 18 млн сумнан артык тәшкил иткән, ул аны туганнарыннан алган һәм шәһәрнең төрле банкларында кредитлар рәсмиләштергән.