Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Чаллыда «Нур-Ихлас» мәчетенә капиталь ремонт ясау өчен акча җыялар

0

Чаллыда мөселманнар активы 48нче комплекста урнашкан «Нур-Ихлас» мәчетенә капиталь ремонт ясау акча җыя башлады. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Мәчет нигезенә беренче субайны 1993 елның сентябрендә кагалар. Аллаһ йорты 2005 елның октябрендә ачыла. Бина проектының авторы – танылган архитектор Валерий Манукян.

Мәчет 500 кешегә исәпләнгән. Аның беренче һәм икенче катларында намаз уку өчен заллар бар. Манарасының биеклеге – 40 метр.

Аллаһ йортына 2012-2013 елларда реконструкция үткәрелгән. Беренче каты һәм фасады яңартылган. Хәзерге вакытта мәчет каршында мәдрәсә һәм хәләл-кафе эшли, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса