Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Казан аэропортында яңа терминалны 2025 елда төзи башларга ниятлиләр

0

Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында яңа пассажир терминалын төзү 2025 елга планлаштырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы аэропорт генераль директоры Сергей Романцовка сылтама белән хәбәр итә.

«Без 2024 елда терминалны проектлауны тәмамларга, ә 2025 елда төзелеш эшләренә керешергә ниятлибез», - дип белдерде ул.

Ул проектлана торган объектның характеристикалары турында да сөйләде. Аның үткәрү сәләте сәгатенә 3 мең пассажир тәшкил итәр дип көтелә, агымдагы куәтләр исә 1,2 мең кешедән артмый.

Хәзерге вакытта мәйданчыкта яңа перрон төзү эшләре бара. Июль ахырында проект Баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды, ә август башында подрядчы эзли башладылар.

Романцов билгеләп үткәнчә, перрон БРИКС саммиты алдыннан яңартыла – биредә дәүләтләрнең беренче затлары самолетларын кабул итәчәкләр. Объектта утызга якын шундый һава судносы урнашыр дип көтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

Анну Курникову заметили в Майами в инвалидном кресле






Репрессии в Роснано

Хоккей. ЦСКА — «Торпедо». Прямая трансляция: смотреть онлайн матч КХЛ

Стала известна стоимость квартиры актера Петрова, которую он продал в Москве

Mash: Московские кладбища закупили 50 электросамокатов