Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Удмуртия умартачысы бал сыйфаты турында: 1 л савытта бал 1400 граммнан ким булмаска тиеш

0

Удмуртиянең «Яңарыша» газетасында Рәмзия Габбасованың «Бал алдыгызмы әле?» дигән язмасы чыкты.

Фотосурәттә – Кече Пурга районы Юськи авылында яшәүче Наил Лотфуллин. Өлкән яшьтә булуына карамастан, өлгерлеге, тырышлыгы, активлыгы буенча кайбер яшь­ләрне дә уздыра, сөбханаллаһ. Кече Пурга районы Пугачево авылындагы милли тормышта катнашып кына калмый, үзләре башкарган эшләрне социаль челтәрдә яктыртып та бара.

Шушы көннәрдә ВКонтактеда үзенең битендә: «Бүген бал суырта башладым. Быелгы уңыштан канәгать», – дип язып, куйган фотосурәтен күргәч, шалтыратып, хәлләрен белештек. «Быел бал уңышы ничек?» – дип соравыбызга тезеп сөйләп тә китте .

«Төрле җирдә төрлечә инде. Табигатькә, һава торышына, кортлыкның кайда урнашуына бәйле бит балның булу-булмавы. Мин кортчылык белән акча эшләү өчен түгел, үзем өчен генә шөгыльләнәм. Миңа бу шөгыль рәхәтлек бирә. Быел кортларга эшләү өчен һава торышы бик уңайлы булмады. Язын салкын, җәен бик кызу булды. Юкә дә бөтен җирдә чәчәк ата алмады. Ләкин мин зарланмыйм, без урманга терәлеп торгач, корт­лар төрле чәчәкләрдән бал җыя алдылар. Сыйфаты да яхшы. Бал суырту белән тикшердем мин аны. Ул болай тикшерелә: 1 литрлы савыттагы бал 1400 граммнан ким булмаска тиеш. Ә бу юлы 1500 грамм килде. Тыгызлыгы яхшы. Димәк, бал өлгергән. Шулай да үзебездән арткан балны (1 литры 600 сум) саттым. Бал сатып алучыларга киңәшем шул: очсызлыгына кызыгып, белмәгән кешеләрдән алмагыз. Чөнки хәзер ялган бал сатучылар да очрый».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в финал теннисного турнира в Дохе






В МИД высказались о назначении в США нового посла России

SHOT: cоздатель «Дорожного радио» Михайлов умер от последствий онкологии

Встреча в 16, жизнь в коммуналке, две дочки с редкими именами: любовь Юры Борисова и Анны Шевчук, достойная «Оскара»

Центры информирования помогают участникам программы реновации с переездом и документами