Авариягә юлыккан Казан – Адлер поезды пассажирларына ярдәм күрсәткән студент бүләкләнде
Казан федераль университеты А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының III курс студенты Илья Анисимовка Волгоград өлкәсендә поезд белән булган авария вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар. Югары уку йорты сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Илья 29 июльдә Волгоград өлкәсендә, Гремячая – Котельниково станцияләре арасында авариягә юлыккан Казан – Адлер поездында проводник булган. Поезд бригадасының оператив эш итүе нәтиҗәсендә пассажирлар вакытында эвакуацияләнгән һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгән. Куйган тырышлыклары өчен 31 хезмәткәр бүләкләргә лаек булган.
Ул көнне бик эссе иде, дип искә ала Илья. Пассажирларны рельстан чыккан вагоннардан ераккарак алып киткәч, ул аларга су һәм кояштан саклану өчен җәймәләр тараткан. Студент сөйләгәнчә, авариядән соң поезд янына автобуслар килеп, пассажирларны вакытлыча урнаштыру урыннарына алып киткән.
Илья Анисимов үз гамәлләрендә бернинди дә гайре табигый әйбер юк дип саный – ул бу вазгыятьтә нәрсә эшләргә тиеш булса, шуны башкарган.
«Бу эш сәяхәт итү, поезд тәрәзәсеннән матур табигать пейзажлары белән хозурлану мөмкинлеген бирә, моннан тыш, рейсларда мин төрле һөнәр ияләре белән аралашам, алар үз тәҗрибәсе, кызыклы тарихлар белән уртаклаша», – диде студент.