Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Халыкара балалар оешмалары ассоциациясе БРИКС саммитында төзелергә мөмкин

0

«Беренчеләр хәрәкәте» Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча балалар оешмаларының яңа халыкара ассоциациясен булдырырга әзерләнә. Аның рәсми оешуы эре халыкара чараларның берсендә узачак, хәзер аның Казандагы БРИКС саммиты булуы турында фикер алышалар. Бу хакта «Татар-информ га ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Яңа оешма бөтен дөнья буенча балалар һәм яшьләр оешмаларын зур бердәм челтәргә берләштерү мәйданчыгы булачак. Бу аларга ел дәвамында элемтәләрне сакларга, тәҗрибә уртаклашырга, ә җәй көне балалар лагерьларында очрашырга мөмкинлек бирәчәк.

«Хәзер оешманың эш форматы турында фикер алышу бара. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мөһим роль уйнаячагына ышанабыз», - дип йомгаклады Сөләйманов.

«Беренчеләр хәрәкәте»н булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге Яшьләр министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. Хәрәкәт белән берлектә эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Вероника Кудерметова вылетела с турнира в Дохе






Зампред Банка России Зубарев раскрыл главный признак мошенничества

В Москве спрос на deluxe-недвижимость вырос на 25%, а цены поднялись на 22%

Аделина Панина: 5 гаданий на суженого в День святого Валентина

РИА Новости: неизвестный сообщил о минировании отеля «Арарат Парк Хаятт» в центре Москвы