Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Әлмәттә кинология комплексы өчен «Спутник Маэмай» исемен сайладылар

0

3 һәм 4 августта «Смена» җәйге китап фестивалендә әлмәтлеләр «Дог-Френдли Татарстан» проекты белән кинология комплексына исем сайлады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Этләр белән шөгыльләнү һәм уеннар өчен мәйданчык космик тематикада (эт-космонавтлар) рәсмиләштереләчәк. Бу космосны үзләштерүгә зур өлеш керткән герой эт – космонавтларга багышлана.

Шунысы кызык: «Маэмай» - татар авылларында этләргә ягымлы кушамат, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мәшһүр шигыре герое исеме. «Спутник Маэмай» кинология комплексы сентябрь башында ук Бигәш урамы һәм Зарипов проспекты киселешендә ачыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса