Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Казанда узачак «Аксенов-фест»та БРИКС+ кунакларын, Россия эстрадасы йолдызларын көтәләр

0

Казанда 15,3 миллион сумга «Аксенов-фест» әдәби фестивален үткәрәчәкләр. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Вакыйга берничә мәйданчыкны, шул исәптән Казан Ратушасын, язучының музей-йортын, Милли китапханәне һәм башкаларны колачлаячак. Подрядчы чара өчен полиграфия һәм бүләк продукциясе әзерләячәк, мәйданчыкларның техник яктан тәэмин ителешен, фото- һәм видеога төшерүне, интернет белән тәэмин итүне, шулай ук «Йолдызлы билет» премиясен үткәрүне кайгыртачак.

Соңгы чара кысаларында танылган мәдәният эшлеклеләре һәм әдәбият әһелләреннән торган профессиональ жюри эшләр, язучылар белән мастер-класслар оештырылыр дип көтелә. Мәйданчыкта тәрҗемәчеләр эшләячәк, шулай ук Россия эстрадасы йолдызларының чыгышлары планлаштырылган. Кунаклар өчен Мәскәү, Кытай, Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан һәм Сербиядән рейслар, экскурсияләр оештырылачак, барысы да яшәү урыны белән тәэмин ителәчәк.

Эшләр 2024 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш. Чараны оештыру өчен акча Казан бюджетыннан бүленә, заказчысы – шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Определился соперник Андрея Рублёва во втором круге турнира ATP-500 в Роттердаме






Артисты Московского Современного Художественного Театра провели гастрольный тур

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: как можно предотвратить появление морщин во время сна

В крови отравившихся в Москве ростовских детей не найден алкоголь

421 л.с., полный привод – подробный разбор китайского кроссовера