Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Чит илдәге россиялеләрне читтән торып җавапка тарту мөмкинлеген бирүче проект хупланды

0

Россия Хөкүмәте Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан тәкъдим ителгән, чит илдәге россиялеләрне дистанцион рәвештә административ җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә торган закон проектын хуплады. Бу хакта рәсми бәяләмә проектына сылтама белән «Коммерсантъ» газетасы яза.

ТР Дәүләт Советы әлеге идеяне 2023 елда тәкъдим иткән иде. Республика парламентарийлары релокантларны экстремизм, сүз ирегеннән законсыз файдалану һәм Россия армиясенең дәрәҗәсен төшерү белән бәйле алты административ маддә буенча җаваплылыкка тартырга тели.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы әлеге маддәләр буенча җаваплылыкка тартуның срогын ике елга (хәзер ул өч айдан бер елга кадәр тәшкил итә) кадәр озайтырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта, хәзерге вакытта гражданинны чит илдә хокук бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе («Кирәкмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу») буенча гына җаваплылыкка тартырга мөмкин.

Россия Хөкүмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан парламентарийлары тарафыннан әзерләнгән новелланы кабул итү «җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең яклану дәрәҗәсен» арттырырга ярдәм итәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова разгромно проиграла Белинде Бенчич во втором круге турнира WTA-500






Стало известно, как сейчас выглядит старшая дочь Михаила Галустяна

Москвичи смогут передать подарки участникам СВО к 23 февраля

Ученые впервые нашли микропластик в Антарктиде

Минобороны РФ подало иск к РЖД на 5,5 миллиона рублей в московский суд.