Казанда «Бердәм Россия» партиясе һәм яшь гвардиячеләр Курск өлкәсе халкы өчен ярдәм җыйды
Татарстан башкаласында «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары һәм республиканың гади халкы хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән Курск өлкәсе халкы өчен дүрт көн эчендә ярты тонна гуманитар ярдәм җыйды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Ярдәм җыю «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» гуманитар үзәге базасында оештырылды, дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
«Казанның битараф булмаган халкы, партия активистлары, шулай ук бөтен республика буйлап яшь гвардиячеләр кешеләр өчен иң кирәкле әйберләрне алып килә. Бу азык-төлек, кием-салым, юрганнар, мендәрләр, гигиена чаралары. Казаннан тыш, дүрт көн эчендә «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Алабуга, Арча, Буа һәм Яшел Үзән районнарындагы җирле бүлекчәләреннән ярдәм килде», — дип төгәллек кертте ул.
«Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен ярдәм җыю бүгенге көндә дә дәвам итә. Үзәк эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан, Жуковский урамы, 12 йорт адресы буенча эшли», — дип өстәде Сәмигуллин.