Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Казанда тимер юл станциясендә олы яшьтәге ир-атны электричка бәрдергән

0

Бүген иртән Казанның Тихорецк тимер юл станциясе янында 77 яшьлек пенсионерны электричка бәрдергән, ир-ат шунда ук һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат тыелган урында тимер юл аркылы чыккан. Шәһәр яны поезды машинисты электричканы туктатырга тырышса да, барып чыкмаган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 263нче маддәсе (тимер юл транспортыннан файдалану һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) буенча тикшерү үткәрелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса