Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Татарстан укучылары хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнә һәм җыеннар уза башлаячак

0

2024-2025 уку елыннан башлап мәктәп укучылары «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне урынына «Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре»н өйрәнә башлый. Яңа фән 8-11 сыйныф укучылары өчен барлыкка килә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Ике модуль өстәлде: 8 һәм 9 сыйныфлар өчен хәрби белем нигезләре буенча һәм 10 һәм 11 сыйныфлар өчен хәрби әзерлек нигезләре буенча», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, әлеге фән кысаларында укучылар 8 сыйныфтан соң беренче тапкыр өч көнлек, ә 10 сыйныфтан соң биш көнлек җыеннар узачак.

«Җыеннар – ул функциональ грамоталылык кебек. Ягъни, белемнәрне гамәлдә куллану. Монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк», - дип ассызыклады министр.

«Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре»н укыту өчен республикада инде меңнән артык «Тормыш иминлеге нигезләре» укытучысы укулар узды, дип өстәде ул.

«Әлеге фән патриотик тәрбия, Конституция, дәүләт структурасы, хәрби әзерлек буенча тулы белем алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән», - дип аңлатты Һадиуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Стало известно, где будет тренироваться Янник Синнер в период дисквалификации за допинг






“Ола-апарт” – апартаменты у моря для жизни и инвестиций

Более 7 млн рублей штрафов заплатят в Подмосковья за грязь во дворах

Заморозка вкладов или девальвация рубля: эксперт заявил о развилке ЦБ

Шойгу прибыл в Пекин, где встретится с Си Цзиньпином и главой МИД Китая Ван И