Путин Рус теленә һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм итү советын төзеде
Россиядә РФ Президенты каршында Рус телен һәм илдә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы төзелде. Шул хактагы указны дәүләт башлыгы Владимир Путин имзалады, документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Шушы ук указ белән 2024 елда РФ Президенты каршында төзелгән Рус теле советы гамәлдән чыгарыла.
Яңа структураны Россия Президенты киңәшчесе, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган элеккеге депутат Елена Ямпольская җитәкләде, ул агымдагы елның маенда әлеге вазифада Владимир Толстойны алыштырган иде.
Совет составына кайбер тел белгечләре, шул исәптән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, язучылар, актерлар Сергей Безруков һәм Екатерина Гусева, җырчы Сергей Трофимов, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин, нәшир Олег Новиков, Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Примаков һ.б. керде.
Яңа совет дәүләт структуралары, мәдәни, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, рус телен һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, үстерү һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча коммерцияле булмаган оешмаларның эшен координацияләү, рус теленең дөньядагы позицияләрен ныгыту белән шөгыльләнәчәк.
Консультатив орган шулай ук Президентка рус теленә һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм күрсәтүнең төп юнәлешләре, рус теленең дөньядагы позицияләрен ныгыту мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләячәк һәм россиялеләрнең әлеге телләрне куллану хокукларын тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.
Моннан тыш, советка тиешле өлкәдә төрле программалар һәм проектларны гамәлгә ашыруны бәяләү вазифасы да йөкләнгән.