Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Россия Финанс министрлыгы чит ил программа тәэминатын дәүләт сатып алуларын тулысынча тыя

0

Россия Финанс министрлыгы дәүләт органнарына һәм дәүләт компанияләренә чит ил софты һәм микросхемаларын сатып алуны тулысынча тыярга тәкъдим итте. РФ Хөкүмәте карары проекты кичә, 26 августта, норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында чыкты.

Ведомство 44-ФЗ һәм 223-ФЗ кысаларында тендер мәйданчыклары аша чит ил интеграль схемаларын, смарт-карталарын, программа тәэминатын һәм IT өлкәгә карамаган кайбер башка товарларны сатып алуны тыярга тели, дип билгеләп үтә «Коммерсанть» газетасы.

Моннан тыш, төрле категориядәге (компьютерлар, планшетлар һәм башка электроника) 400дән артык товарны сатып алуга тулысынча тыю түгел, ә чикләү кертү планлаштырыла.

Чикләү дәүләт компанияләренә алмашка үзебезнең ил җайланмасы булмаган очракта «икенче артык» кагыйдәсе (ул инде бөтен электроникага кагыла) буенча чит ил җайланмаларын сатып алу мөмкинлеген калдырачак, дип аңлатты «Контр.Закупки» системасы эксперты Ксения Петрофанова.

Шул ук вакытта басма сораштырган белгечләр мөмкин булган чишелеш юллары белән бәйле төрле моментларга игътибар итә. Әйтик, GS Group компаниясенең хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Михаил Доброхотов тыелган продукция исемлегенә Россия җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен исәпләү техникасын өстәргә чакыра.

Orion soft компаниясенең бизнесны үстерү буенча директоры Максим Березин, үз чиратында, үзебезнең илнең программа тәэминаты арасында SAP һәм Oracle корпорацияләренең сәнәгать өчен ысул-коралларына әлегә кадәр алмаш юк, дип билгеләп үтте.

«Промобит» (Bitblaze бренды) исәпләү техникасы җитештерүчесе директоры Максим Копосов исә чит ил интеграль схемаларын сатып алуны тыюны бөтенләй техник хатага тиңләде. «<...> әлеге микросхемаларның кирәкле ассортименты Россия Федерациясендә җитештерелми», - дип аңлатты ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова разгромно проиграла Белинде Бенчич во втором круге турнира WTA-500






Мишустин: ВВП России в 2024 году достиг рекордных в истории 200 трлн рублей

Новые правила въезда в Таиланд для россиян: что нужно знать

Hill: Суд в США заблокировал решение Трампа по отзыву сотрудников USAID

Этот день в Русской истории