Экскурсовод Гөлүсә Яруллина: Яуширмә музеенда Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре күп түгел
Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее экскурсоводы Гөлүсә Яруллина җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре күп булмавын әйтте. Бу хакта ул бер төркем язучыларга экскурсия үткәргән вакытта сөйләде.
«Гаяз Исхакый – 70-80 ел югалып торган шәхес. Безнең музейда аның шәхси әйберләре күп түгел. Гаяз Исхакыйның энесе Әхмәтхәсән кигән түбәтәй, Гаяз Исхакый кулланган көзге (аны безгә 2016 елда Төркиядән алып кайтып бирделәр), Гыйләҗетдин хәзрәт кулланган тәсбих. Болар – Сөембикә апа тапшырган бүләкләр. Шулай ук, Гаяз Исхакый кулланган каләмнең күчермәсе (төп нөсхәсе – Милли музей фондында саклана), шикәр ваткычы, кулоны, каберлегеннән алып кайткан туфрак бар», – диде ул.
Музейда Гаяз Исхакыйның эш өстәле дә тәкъдим ителгән. «Өстәлендә дин китаплары булган, киштәдә пәйгамбәрләрнең шәҗәрәсе, кызы Сәгадәтнең фотосы торган. Әгәр Гаяз Исхакыйны Яуширмә авылыннан чыккан мәшһүр, күренекле шәхес буларак белгән булсалар, бәлки, аның шәхси әйберләре тагын да күбрәк сакланып калган булыр иде. Камәрия абыстайның яулыгы, шикәр савыты, тәлинкәсе, күкрәкчәсе бар», – диде экскурсовод.
Экспозициядә Исхакыйлар нәселеннән калган күлмәк эленеп тора. «Игътибар белән карасак, аларның зыялы кешеләре икәнлеге беленә. Күлмәкне кулдан эшләгәннәр. Күлмәк янында Гаяз Исхакыйның бертуганы Фәридәбануның калфагы да тәкъдим ителә. Калфактагы тәңкәләр – XVIII гасырныкы. Иң кыйммәтле экспонатларыбыз шул. Яуширмәдә Гаяз Исхакый музеен ачкан вакытта Сөембикә апага 80 яшь иде. «Әзи шундый йортта үсте, бабайлар шулай иде», - дип, Сөембикә апа искә төшереп сөйләп, Яуширмәгә берничә тапкыр кайтып киткән иде», - диде ул.