Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Абдулла Алишның туганы: Дәү әни гомере буе улын көтте

0

Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасында батырларның туганнары да катнашты. Абдулла Алишның апасының кызы Гөлшат Сөнкишева хатирәләр белән уртаклашты.

«Мин кечкенә вакытта дәү әнием Газизәнең: «Алишым», дип өзгәләнгәнен хәтерлим. Ул Тукай урамында яши иде. балконга чыгып: «Алишым кайтмыймы икән?» – дип урамны күзәтә иде. Ишек звоногы булса, аяклары авыртуга карамастан, үзе ачарга бара иде. «Үзем ачам, Габдуллам кайткандыр», – ди иде. Дәү әни гомере буе улын көтте», – диде ул.

Язучының туганнары Әлки районында яшәгән. «Ул апасының баласы туган саен Сарманга кайта иде. Шундый йомшак күңелле булган. Балалар өчен әкиятләрен башта улларына сөйли торган булган. Хәзер уллары Алмаз белән Айваз да юк инде. Безнең өчен алар үрнәк иде. Алар Черек күл янында яши иде, фатирларында булганым бар. Тормыш иптәше Рокыя апа бик сагынып сөйли иде. Ялга китсә, ял көннәрен тулысынча тормыйча да кайта торган булган», – дип сөйләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Калинская отказалась от участия в WTA 500 в Мексике: её заменит Векич






30% строящихся квартир и апартаментов на рынке новостроек Москвы

В Московском регионе более 76,5 тысячи семей распорядились материнским капиталом через банки

Суд арестовал более 1,4 млрд рублей на счетах мужа Блиновской

Сказки, народные игры и угощения: кинопарк «Москино» ждет гостей на Масленицу