Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Әлфия Миңнуллина: Әти үзенең принципларына бервакытта да каршы килмәде

0

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Әлфия Миңнуллина балаларның «ул нинди әти иде» дигән соравына җавап бирде.

«Ул үз эшенә нык бирелгән кеше иде. Кечкенә вакыттан мин аны бик аз хәтерлим, чөнки әти гел йөреп торды, гел очрашуларда, командировкаларда булды. Мин шуны хәтерлим: әти чемоданын күтәреп чыгып китә иде, күтәреп кайтып керә, 1-2 төн куна иде дә, тагын чыгып китә иде. «Туфан абый шундый төрле холыкларны ничек уйлап чыгарды икән?» – дип сораганнары бар миннән. Миңа калса, ул аларны уйлап та чыгармагандыр, чөнки ул бик күп кеше белән очраша, сөйләшә, аралаша иде», – дип искә алды ул.

Әтисенең һәрвакыт бик кырыс һәм принципиаль кеше булуын ассызыклады. «Ул үзенең принципларына бервакытта да каршы килмәде. Турыдан-туры көрәшеп булмаган очракта дәшми кал, ләкин принцибыңнан баш тартма, дигән фикер белән яшәде һәм бу фикерне миңа, минем балаларга сеңдерергә тырышты. Менә минем холкым шундый: мин – елак. Бераз күңелне төшерә торган әйбер булса, мин елый башлыйм. Әти миңа гел: «Елама, көрәш!» – дип әйтә иде. Сезгә дә әйтәм: еламагыз, көрәшегез!» – диде ул балаларга.

Очрашудан репортажны, балаларның башка сорауларына җавапларны «Интертат» сайдында укырга була.

  • Әлфия Миңнуллина «Апуш»лыларга: «Татарча фикерли торган кешеләр булып җитлексәгез иде»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной "отдали" победу в реванше с 17-летним вундеркиндом






Жителям Подмосковья напомнили об опасности интернет-зависимости у детей

Цена на Nvidia GeForce RTX 5090 в России упала с 1 млн до 350 тыс. рублей всего за несколько дней

Военный суд приговорил журналистку Надежду Кеворкову к штрафу в 600 тысяч и освободил из-под стражи

Бывший муж блогерши Лерчек обжаловал домашний арест