Казаннан соң Түбән Кама аэропортында да чикләүләр кертелде
Түбән Кама аэропорты эшен вакытлыча туктатты. Бу хакта Росавиациянең рәсми вәкиле хәбәр итә.
Һава аланы рейсларны Мәскәү вакыты белән 09.00 сәгатьтән кабул итми һәм җибәрми. Мондый карар «гражданнар һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү» максатыннан кабул ителгән.
«Татар-информ» агентлыгы Казан аэропортында вакытлыча чикләү кертелүе хакында хәбәр иткән иде. Һава аланы авиарейсларны Мәскәү вакыты белән 07.00 сәгатьтән вакытлыча кабул итми һәм җибәрми. Мәскәүдән (Шереметьево) һәм Сочидан «Казан» аэропортына юл тоткан рейслар Самарадагы запас аэродромга җибәрелде, дип хәбәр иттеләр аэропортта.
