Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Миңнеханов Түбән Камада капремонт үткәрелгән гимназияне карады һәм портфельләр тапшырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камада булды, ул биредә капиталь ремонт үткәрелгән Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Учреждениедә фасадны, түбәне яңартканнар, ишек-тәрәзәләр, инженерлык челтәрләрен, сантехниканы алыштырганнар, яңа мебель урнаштырганнар, бассейн ачканнар. Эчке бизәкләү эшләре татар милли колоритында башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган бүлмәләрне карады, уку сыйныфларында, ашханә һәм спорт залында булды. Актлар залында кунакка Түбән Камада туган телләрне өйрәнүнең сыйфатын арттыру һәм тиешле педагогик кадрлар әзерләү буенча башкарыла торган эш хакында сөйләделәр.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты – 30 беренче сыйныф укучысына мәктәп портфельләре тапшырды.

«Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Татарстанда 53 меңнән артык беренче сыйныф укучысы парта артына утырачак. Бүген без бөтен республикада билгеле искиткеч гимназиядә булдык. Капиталь ремонттан соң биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип уңай бәя бирде Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшкә.

Шуннан соң ул гимназия янында урнашкан Бакый Урманче исемендәге бульварны карады. Ремонттан соң биредә тротуар җәйгәннәр, эскәмияләр, яктырткычлар, велопарковкалар һәм танылган татар рәссамының хезмәтләре куелган стендлар урнаштырганнар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в четвертьфинал теннисного турнира в Роттердаме






Шестилетняя девочка погибла после падения с 9 этажа в Новой Москве

Себе дороже. Российские базы в Сирии теряют актуальность

Коллектив центра эндокринологии получил почетный знак «За успехи в труде»

Сектор Газа со скидкой: Трамп попытался выторговать регион у Израиля