Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Сайлауларга 10 көн кала партияләрнең бюллетеньдә урнашу тәртибен искәрттеләр

0

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга 10 көн кала тавыш бирүчеләргә партияләрнең бюллетеньдә урнашу тәртибен искәрттеләр. Номерлар жирәбә буенча билгеләнде.

1 номер астында «Яңа кешеләр», 2 номер астында ЛДПР, 3 номер астында «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», 4 номер астында «Бердәм Россия», 5 номер астында КПРФ партияләре урнашкан.

«Беренче булу һәрвакыт рәхәт, минемчә», - дип белдерде «Яңа кешеләр» партиясе төбәк бүлекчәсеннән кандидат Михаил Кузнецов.

ЛДПР вәкиле Руслан Йосыпов исә, киресенчә, бюллетеньдә партияләрнең тәртибе әһәмиятле түгел, дип саный. «Эш мөһим», - дип ассызыклады ул.

Үз партиясе номерының символизмы турында «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкиле Елена Сбитникова сөйләде.

«Әкиятләребез белән охшашлыкны карасак, нәкъ менә өч саны бөтен җирдә очрый: өч башлы Змей-Горыныч, өч баһадир, алтын балык та нәкъ менә өч теләкне үтәгән», - дип билгеләп үтте ул.

«4 нче номер – бик уңышлы номер, дип саныйм. «Дүртле» – ул какшамас тотрыклылык, стабильлек һәм киләчәккә ышаныч. Әмма иң мөһиме, сайлаучылар кем өчен тавыш бирәчәген белә. Бюллетеньдә алар барыбер безнең партияне табачак», - дип игътибар итте «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

КПРФ партиясе Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов тавыш бирү нәтиҗәләре партиянең бюллетеньдәге номерына түгел, ә аның башкарган идеологик, агитация һәм оештыру эшләренә бәйле булачак, дип өстәде.

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар өчен бюллетеньнәр инде бастырылган. Аларны 1 сентябрьгә кадәр район сайлау комитетларына китерәчәкләр.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев опустился на одну позицию в рейтинге ATP






Почти половина продаж приходится на ТОП-10 самых востребованных районов Москвы

Надежный, мощный и рамный внедорожник — прямиком из США. В России стартовали продажи Dodge Ram 1500 с мощными моторами

Юбилейные медали вручат ветеранам в Коньково

Россия и Алжир укрепляют сотрудничество в энергетике