Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Эссе булу сәбәпле Татарстанда кабат талпаннар активлашты

0

Эссе булу сәбәпле Татарстанда кабат талпаннар активлашты. Урманда гөмбә җыючылардан талпаннар кадалу турында мөрәҗәгать итүләр саны артты. Бу хакта «Татар-информ»да узган агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенге көндә талпан кадалудан зыян күрүчеләрдән мөрәҗәгатьләр артуын күзәтәбез. Бу Татарстанда эссе һава торышы урнашу белән бәйле. Гадәттәгечә, август азагы – сентябрь башында медицина оешмаларына бу тема буенча мөрәҗәгатьләр саны арта. Моннан тыш, гөмбә җыю бик популярлашты. Соңгы ике атнада нәкъ менә урманга барганнан соң талпан кадалу буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны артты», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Любовь Авдонина ассызыклаганча, медицина учреждениеләренә ун меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк.

«Урманга барганда һәм табигатьтә ял иткәндә үтәлергә тиешле профилактика чаралары турында искәртәбез. Кием ачык төстә һәм тыгыз булырга, тәннең барлык өлешләрен капларга тиеш. Аяк киеме шулай ук табанны бөтен килеш каплый. Шулай ук урманда булганнан соң һәр 15 минут саен үзегездә талпан булу-булмавын тикшерергә кирәк, репеллентлар кулланырга онытмагыз», – дип өстәде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Выплаты пострадавшим от ЧС волгоградцам увеличат на 9,5% в 2025 году

В Юго-Восточном округе утвердили планы благоустройства на 2025 год

В Госдуме предложили ввести единые дни бесплатной парковки по всей России

Суд арестовал двух обвиняемых в похищении мужчины в Москве