Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2024

Уфа «Нур» театры баш режиссеры һәм актрисасы Салават Юлаев премиясенә дәгъва итә

0

Уфа «Нур» театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин һәм актрисасы Финә Вәлиева язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» спектакле белән Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгәннәр.

Исемлектә аерым-аерым яки төркемләп 12 кандидатура бар. «Матбугатта фикер алышулар 2024 елның 29 августыннан 17 сентябренә кадәр. Бүләкләүләр Башкортстан Республикасы көнендә булачак», дип искәртә «Башинформ».

  • Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе ел саен бирелә. Барысы 1әр млн. сумлык өч премия бирелә.
  • «Туташ» спектакле беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган.
  • Айгөл Әхмәтгалиева «Туташ» романын актрисаның язмышын өйрәнеп Татарстан Язучылар берлеге грантына язган иде. Соңрак ул аны үзе үк пьеса итеп тә эшләгән.
  • Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Финә Вәлиева – Башкортстанның Тәтешле районы Гәрибаш авылыннан.
  • Азат Җиһаншин Башкортстанның Баймак районында туган, 10 ел Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында актер булып, соңрак Стәрлетамак башкорт театрларында режиссер, Уфа милли яшьләр театрында директор булып эшли. 2020 елдан – Уфа «Нур» театрының баш режиссеры.

Азат Җиһаншин

Фото: © Салават Камалетдинов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Камилла Рахимова

Камилла Рахимова проиграла на старте турнира в Индиан-Уэллсе






Комиссия ГД направит в ГП материалы об антироссийской акции в Берлине

Любовь хулигана за миллион. Самые дорогие букеты, которые подарят 8 марта

СК возбудил дело против блогерши Митрошиной

Ядерный арсенал Франции: хватит ли его для устрашения России и защиты Европы без США?