Махсус хәрби операциядә катнашучылар Кукмара районы халкын шәһәр көне белән котлады
Махсус хәрби операциядә алгы сызыкта катнашучы хәрбиләр видеомөрәҗәгать яздырган, алар анда якташларны Шәһәр көне белән котлый. Роликларны район башлыгы Сергей Димитриев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсенә куйды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.
Шәһәр халкына бәйрәм мөрәҗәгате белән берьюлы берничә подразделениедан хәрбиләр мөрәҗәгать итте. Алар район халкына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
«Район халкын чын күңелдән Шәһәр көне белән котлыйбыз! Иминлек, сәламәтлек, сабырлык һәм тыныч күк йөзе телибез. Без, махсус хәрби операция зонасында булганда, моның өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз. Сезгә һәм район хакимиятенә рухи, гуманитар ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Җиңү безнең якта булачак!» — ди «Витязь» кушаматлы хәрби.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кукмара районы халкы актив гражданлык позициясе күрсәтте. Район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, активистлар, волонтерлар, битараф булмаган район халкы ярдәме белән хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, шулай ук республикада шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 116 миллион сумнан артык гуманитар ярдәм күрсәтелде.