Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлауда катнашучылар саны 10:00 сәгатькә 14,48 процент булды

0

«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга килүче тавыш бирүчеләр саны 8 сентябрьнең иртәнге 10:00 сәгатенә 14,48 процентны тәшкил иткән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте үзенең telegram-каналында хәбәр итә.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса