Дамир Нургалиев: Татарстан үсеше өчен һәр тавыш мөһим
Республика үсеше өчен һәр татарстанлының тавышы мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә республика Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, үзиреклеләр хәрәкәте һәм патриотлык тәрбиясе үсеше буенча комиссиясе әгъзасы Дамир Нургалиев әйтте.
Ул сайлауларда традицион рәвештә якыннары белән бергә катнашуын әйтте.
Тавыш бирүдә аның энесе – Курск өлкәсендә Кызыл Хач каршындагы волонтер Таһир Нургалиев та катнашты. Ул Татарстанга сайлауда катнашу өчен махсус кайткан, ә соңыннан кабат волонтерлык эшчәнлегенә кайтачак.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.
Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты, ә көндезге өчкә 48,7 проценты тавыш биргән.
