Шаһиевлар гаиләсе: Балаларны милли традицияләргә туры китереп үстерергә телибез
«ТНВ» телеканалында бара торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Шаһиевлар гаиләсе балаларга милли тәрбия бирүләре турында сөйләде. Алар 3 бала тәрбияли.
«Без балаларны милли традицияләргә туры китереп үстерергә телибез. Татарча укытабыз, өйдә дә татарча гына сөйләшәбез, төрле чараларда катнашалар балалар. Милли традиция – ул җиде буын әби-бабаларыбызны белү, милли уеннар, милли азыклар. Безнең гаиләбезнең дә үз традициясе бар – ул казылык ясау», – диде әти кеше, студиягә алып килгән казылыкка күрсәтеп.
«Сайлауларга да йөрү – ул безнең традиция. Бүген иртә белән тормыш иптәшем белән сайлауларга барып, үзебезнең күңелгә ошаган кандидатны сайлап кайттык», – ди гаилә башлыгы.
Шаһиевлар гаиләсе сайлауларның Татарстаның киләчәгенә тәэсир итүен һәм үсеш өчен этәргеч булуын да әйтте. «Улыбыз хоккей, көрәш белән шөгыльләнә. Төрле шәһәрләргә, республикаларга, өлкәләргә ярышларга баргач, Казаныбызны сагынып, яратып кайтабыз. Без шундый матур җирдә яшибез. Шушы сайлаулар нәтиҗәсендә алга таба да безнең Татарстаныбыз үсәчәк һәм чәчәк атачак», – ди алар.
Аларның гаиләләрендә башка милли традицияләргә дә тугры калалар. Мәсәлән, каз өмәләре һәм Сабан туйларына алар ел саен гаиләләре белән туган авылларында җыелалар икән.
«Без бит авыл кешеләре, тумышыбыз белән Кукмара районыннан. Без ел саен каз, үрдәк өмәсенә кайтабыз. Туганнар белән җылышып, аны чистарту һәм эч-өлешләрен ашау – безнең төп традицияләребезнең берсе. Шулай ук Сабан туйларына да кайтабыз: ирем көрәшчеләр гаиләсеннән, улым да бик матур гына көрәшеп килә. Авылыбызга бик горурланып кайтабыз», – диде әни кеше.
Соңыннан алар дус һәм бәхетле гаилә булу серен дә ачтылар. «Дөрес тәрбия безгә дус-тату булып яшәргә ярдәм итә. Әти-әни, әби-бабайлар безгә татар йолаларын, татар телен сеңдергәннәр, без баларыбызга, ә балалар оныкларга җиткереп, татар мохитен онытмыйча, Татарстаныбызда горурланып яшәргә насыйп булсын иде», – диде гаилә.
- Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бара. Шул уңайдан «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган 13 сәгатьлек марафон уза.