Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Татарстан Дәүләт Советына сайлауда көндезге өчкә 48,7 процент кеше тавыш биргән

0

«Сайлаулар» системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 8 сентябрьдә, 15:00 сәгатькә 48,7 процент булган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса