Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Кукмараның «Хәрби туганлык» хәрәкәте хәрбиләргә 35нче партия гуманитар ярдәм әзерли

0

«Кукмара хәрби туганлыгы» хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый хәрәкәте махсус операция зонасына җибәрү өчен 35нче партия гуманитар йөк әзерли. Бу юлы хәрбиләргә туган якларыннан нәрсәләр алып киләчәкләре турында хәрәкәт җитәкчесе Радик Габдрахманов сөйләде.

Аның сүзләренчә, кешеләр актив, хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тырыша. Районда гуманитар ярдәм җыю бер генә көнгә дә тукталып тормый. Хәзерге вакытта махсус операция зонасында төзелеш материаллары кирәк.

«Махсус хәрби операция зонасындагы блиндажларның күбесе яраксыз хәлгә килгән, егетләрнең әйберләре һәм мөлкәте янып беткән. Инструментларга, шөреп боргычларга, шлифовкалау машиналарына – «болгарка»ларга ихтыяҗ бар. Шулай ук бензинлы генераторлар кирәк», - дип сөйләде Радик Габдрахманов.

Әлегә гуманитар ярдәм җыю пунктында тынлык, әмма бу озакка түгел. 35нче гуманитар йөк партиясен җибәрү инде якын көннәрдә көтелә. Волонтерлар салкыннар башлануын исәпкә ала, төп игътибарны хәзер җылырак кием җыю һәм әзерләүгә бирә.

Фото: © Аделя Шакирова тарафыннан тәкъдим ителде




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина вышла в полуфинал турнира в Абу-Даби, с трудом одолев Онс Жабер






Юные нижегородцы могут принять участие в экологическом форуме-конкурсе

Рапиристки из Подмосковья победили на первенстве России

Десятки человек заблокированы в горящем здании в Москве: что известно

Люди заблокированы в горящем здании Электрозавода в Москве