Анталья шәһәрендә халыкара «Йорук» төрки мәдәнияте фестивале башланды
Бүген, 13 сентябрьдә, Төркия Республикасының Анталья шәһәрендә халыкара «Йорук» төрки мәдәнияте фестивале башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль катнашучылар парады белән башланып китте. Чарада Татарстанны Бөтендөнья татар конгрессы оештырган иҗади делегация тәкъдим итә.
Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация составына җырчылар, биючеләр, музыкантлар, декоратив-гамәли сәнгать буенча белгеч һәм пешекче кергән. Алар төрле мастер-класслар үткәрәчәк һәм фестивальнең гала-концертында катнашачаклар. Чара кунаклары шулай ук татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша алачак.
Фестиваль 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, диелгән хәбәрдә.