Азнакайлы махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен ике машина сатып алган
Азнакай районы Советы депутаты Фәнис Мортазин бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен ике «Нива» машина сатып алып җибәрде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Тансылу Саниева яза.
«Андагы егетләребезнең барысы да чын батырлар. Шуңа без аларны матди, рухи яктан кайгыртып торырга бурычлы. Мин якташларыбыз белән гел аралашып, сөйләшеп торам. Аларга техника бик кирәк. Шуңа уйладым да, мөмкинлек булганда, ике машина алып җибәрергә булдым. Катлаулы, юлсыз җирлекләрдә йөрү өчен «Нива» бик әйбәт. Егетләр үзләре сораганча комплектлаштырдык», – ди ул.
Машинаның берсен шушы көннәрдә районнан гуманитар ярдәм илтүчеләр алып китәчәк. Аны медицина ротасында көтәләр инде.
Ә ачкыч һәм машинаның икенчесе Азнакайга ял итәргә кайткан Илдар исемле якташыбызга тапшырылды, диелгән хәбәрдә.