Казанда 211 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан
Татарстан башкаласында 26 августтан алып инде 211 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан: 120 мең олы кеше һәм 90 меңнән артык бала. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов хәбәр итте.
«26 августтан алып мобиль вакцинация пунктларында 15 мең кешегә прививка ясалган. Шәһәр буенча барлыгы 211 мең кеше вакцинация ясаткан: 12 мең олы кешегә һәм 90 меңнән артык бала», - дип билгеләп үтте докладчы.
Аның сүзләренчә, коллектив иммунитетка ирешү өчен шәһәр халкының кимендә 60 проценты (яки 800 меңнән артык кеше) вакцинация ясатырга тиеш. Шулай итеп, кирәкле прививкаларның дүрттән бер өлешеннән күбрәге инде ясалган.
Министр урынбасары шулай ук гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга кирәк, чөнки вакцина составы киләчәк елдагы грипп штаммнары турында фаразларга туры китереп яңартыла, дип билгеләп үтте.