Казанда «Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы башланды
Казанда «Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы старт алды. Аның ярдәмендә казанлылар үзләренең иң яхшы рецептлары белән уртаклаша, гаилә гадәтләрен саклап кала һәм башкаларны рухландыра алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Сентябрьдә ишегалларында бәйрәм чаралары узачак. Кунакларны конкурс презентациясе, Татарстан тарихы һәм ризыклары турында бәйге, балалар мәйданчыгы һәм фотосурәткә төшерү зоналары көтә. Бу гаилә белән вакыт үткәрү һәм татар ашлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.
Совет районы ишегалларында түбәндәге адреслар буенча узачак: Кирпичников урамындагы 8, 10, 12 нче йортлар; Журналистлар урамындагы 3, 5, 7 нче биналар.
18 сентябрьдә бәйрәм Р.Зорге урамындагы 81, 83, 85, 87 нче йортлар ишегалдында булачак. 19 сентябрьдә шәһәр халкын Ягодинская урамындагы 35 һәм 37 нче йортлар адресы буенча көтәчәкләр. 22 сентябрьдә конкурс Меридианная урамындагы 20, 22, 24 нче йортлар ишегалдында узачак.
Барлык очрашулар 17:00 дә башлана. Гаилә рецепты белән 3 октябрьгә кадәр telegram-ботта уртаклашырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Совет районы администрациясендә.