Беларусь Казандагы саммит нәтиҗәләре буенча БРИКС партнеры статусын алырга өметләнә
Беларусь Казанда узачак БРИКС саммитында БРИКС партнеры статусын алырга планлаштыра. Бу хакта Беренче мәгълүмати телеканалга биргән интервьюсында БР тышкы эшләр министры Максим Рыженков сөйләде.
«Безнең БРИКСка партнер сыйфатында керү мәсьәләсе карала. Бүген без Кытайның яңа илчесе белән очраштык (Чжан Вэньчуан - иск. Т-и). Ул партнер статусының нинди булачагына карата консенсуска ирешелүе турында мәгълүмат белән уртаклашты», - дип билгеләде дипломат ( «Прайм» агентлыгы буенча цитата).
Элегрәк Беларусьнең Казандагы саммит нәтиҗәләре буенча БРИКСта яңа статус алу планнары турында ул вакытта БР тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынын биләгән Сергей Алейник әйткән иде.
Сан буенча уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә узачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунак кабул итәчәк. 20дән артык ил лидерлары саммитта катнашуларын раслады инде.