Зәйдә шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 456 центнер чыга
Зәйдә бүгенге көнгә татлы тамыр казу белән шөгыльләнүче комбайнерлар тарафыннан 2200 гектар мәйданда чөгендер җыелган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, шикәр чөгендере үстерүдә быел да республикада район аграрийларына тиңнәр юк. Уңыш бер гектардан уртача 456 центнер чыга.
«Бу көннәрдә кырлардан бөртеклеләрне урып-суктыру төгәлләнәчәк. Ә урактан бушаган механизаторлар шулай ук шикәр чөгендере алу эшенә керешәчәк. Димәк, бу татлы тамыр казу тагын да кызу темплар алачак дигән сүз, бары тик һава торышының гына яхшы торуы кирәк», – диелгән хәбәрдә.