Казан зоопаркында туган як бозавына исемне БРИКС саммиты хөрмәтенә кушканнар
Казан зооботаника бакчасында Бати һәм Кармэн кушаматлы якларның бозавына исемне БРИКС саммиты хөрмәтенә кушканнар. Ул Татарстан башкаласында октябрьдә була.
«Без исем сайладык. Хәзер бозауның исеме БРИКС», - диелгән зоопаркның Телеграм-каналында урнаштырылган хәбәрдә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, як бозавы 9 августта туган.
БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте. 20дән артык илнең лидеры саммитта катнашуын раслаган.